Республика югары уку йортларының активлыгы нәтиҗәсендә 2023 елда Татарстан ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеш рейтингында икенче урынга күтәрелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү” Фәнни үзәгеең Халыкара күзәтүчеләр Советы утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән очрашты.
Казанда Федераль “Роспотребнадзор” оешмасының Татарстандагы идарәсенең еллык киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Анда идарәнең 2023 елдагы эш йомгаклары, быелгы бурычлар, башка министрлыклар, ведомстволар, оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе каршындагы Инвалидлар эшләре советы составына үзгәрешләр кертте. Карар Татарстан Рәисенең рәсми порталында чыкты.
Бүген, 19 гыйнварда Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә “ Өйләнешү килешүен төзү үзенчәлекләре” дигән темага турыдан-туры сөйләшү үткәрелә. Гражданнарны кызыксындырган сорауларга телефон аша Татарстан Нотариаль Палатасы хезмәткәре җавап бирәчәк.