Махсус хәрби операция игълан ителгән көннән алып республикабызда нәкъ менә район, авыл волонтерлары ярдәме белән зур тырышлык күрсәтелә. Берәүләр азык –төлек әзерли, икенчеләр җылылык мичләре, окоп шәмнәре ясый. Ә Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында, мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшеп, хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегәләр. Игелекле эш турында Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова язмасында.
Апаларның эшләп торган кулларына күз иярми. Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында госпитальдә ятучы хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегә башладылар. Инде кулланылмаган тегү машиналарын да эшкә җиккәннәр. Йөзгә якын киемне әзерләп озатканнар инде.
Берсе кисә, икенчесе тегә, өченчеләре әзерне пөхтә итеп үтүкләп тә бара. Тик һәркайсының уенда бер теләк, изге ният. Исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, Клара Фролова иртәдән кичкә кадәр игелекле эштә. Аның газиз улы да махсус хәрби операциядә катнаша.
Төп эшләреннән бушаган арада алар тизрәк тегү машиналары артына утыралар. Тукымалар белән авыл халкы булышлык итә. Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, сарсазбагражлылар берләшеп, егетләргә ярдәм итә башлыйлар. Районда беренчеләрдән булып хәйрия концертын да алар оештыра.
Бердәм булып эшләгән изге гамәлнең нәтиҗәсе дә бар. Изге теләк белән башкаручыларның гамәлләре бары тик мактауга hәм хөрмәткә лаек.