Казанда «Милләтләр кроссы – 2023» уздырылган көнне юлларны япмаячаклар. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Кыска дистанция инфраструктурасы аларны юл хәрәкәте чикләүләресез үткәрергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә шәһәр халкына уңайсызлыклар тудырмас өчен юлларны япмаячакбыз», — диде ул.
«Милләтләр кроссы – 2023» Россия шәһәрләрендә 16 нчы сентябрьдә узачак. Анда теләсә кайсы дәрәҗәдәге әзерлекле кешеләр ярыша ала. Шулай ук узышта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән казанлылар катнаша алачак.