Казанның 3 енче балалар сәнгать мәктәбе концерт залы тамашачылар белән тулы иде. Балаларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Тамаша Россия һәм Татарстан гимннары белән башланып китте. Бу җыр кичәсе – Малайлар һәм яшүсмерләр хорлары башкаруындагы “Поющее братство» патриотик – җыр фестивале.
Залда төрле буын һәм төрле яшьтәге Ватан сакчылары җыелган: ветераннар, хәрби хезмәткәрләр, — туган җиребез данын яклаучылар, бүген дә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүчеләр, мәктәп укучылары, музыка белгечләре, укытучылар, әти-әниләр.Һәр чыгышка “Бик яхшы!”, “Әфәрин”дип, сокланып карап, алкышлап озаттылар. Төрле яшьтәге 200 гә якын малайлар һәм яшүсмерләр –Казанның һәм Яр чаллы ”Балалар сәнгать мәктәпләрендә” тәрбияләнүче укучылар чыгышлары. Искиткеч матур тамаша.
Малайлар һәм егетләрне хорда җырларга өйрәтүнең төп максаты — аларда рухи-әхлакый идеаллар тәрбияләү.Шулай ук төрле репертуарны өйрәнү, хор конкурсларында катнашу, иҗади сәяхәтләр- болар барысы бергә тәрбия эшенә юнәлдерелергә тиеш.
2015 енче елдан бирле оештырылган әлеге фестивальдә барлыгы 8 коллектив катнашты. Ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, олыларны хөрмәт итү, ватанга, гаиләгә мәхәббәт тәрбияләү- хор җитәкчеләренең беренчел бурычлары.
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.