Хөкүмәт йортында «юл эшләре Программасын үтәү йомгаклары һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында» брифинг узды. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында
Саннар һәм чакрымннар белән бәйле хисап чыгышлары вакытында сүз аеруча М12 Мәскәү — Түбән Новгород — Казан тизйөрешле трассасы турында барды. Быел Татарстанда М12 трассасын төзүгә 101 млрд сум бүлеп бирелгән. тизйөрешле трассаның 90 километрлы участогына асфальт-бетон катламы җәелгән инде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җиткерде.
Аның сүзләренә караганда Татарстан җирендә олы юлның 142 чакрымы уза. Барлык эшләр дә график буенча бара. 130 километр җир катламы эшләнгән.
«Федераль акчалар хисабына М12 автомобиль юлын төзү дәвам итә.
Татарстанда шулай ук Идел аша 3 мең чакрымнан артык озынлыктагы күпер төзелә. Әлеге аның 1460 метр озынлыктагы корылмалары җәелгән.
Татарстан башкаласы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев брифингта Мамадыш тракты белән Рахлин урамы чатында яңа юл киселеше проектлануын җиткерде.
Аның нәтиҗәсендә сулга хәрәкәт тыелу барәбәренә юлда машиналар иркен йөри башлый һәм бөкеләр дә бетә. Моннан тыш, Мамадыш трактында хәрәкәтне оптимальләштерү өчен Патрис Лумумба урамы буенча да юл проектлау каралган. Сүз иске аэропорттан Совет районының Космонавтлар урамына чыгу юлы турында бара. Биредә алты полосалы юл узарга тиешле мөмкинлек бар. Димәк , яңа юл проектлары белгечләр тикшерүен узса Казан юллары тагын да иркенәя дигән өмет бар.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары