Республикабызның милли китапханәсендә тиздән балалар өчен бушлай әдәби-сәнгать остаханәсе ачыла. Катнашучыларга бер ай эчендә хикәя язарга һәм аңа укытучылар җитәкчелегендә рәсемнәр ясарга туры киләчәк.

Балалар иҗаты нәтиҗәсе буларак, хикәяләр җыентыгын бастыру күздә тотыла. Дәресләр 12 нче ноябрьдән 15 нче декабрьгә кадәр барачак. Дәресләрдә балалар текстлар, рәсемнәр, материаллар белән эшләргә өйрәнә. Иҗади остаханәгә 7 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар языла ала. Остаханә «Җанлы китапханә» дип исемләнгән халыкара проект кысаларында оештырыла.