Инде тиздән 31 июлдә, мөселман дөньясы иң зур һәм иң изге бәйрәмнәребезнең берсен Корбан гаетен билгеләп үтәчәк.
Татарстанда пандемия шартларында Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде.
31 июль көнне, иртәнге сәгат дүртенче яртыларда Коръәннән аятьләр уку башлана. . Сәгать 3тулып 45минутта Корбан гаете вәгазьләре укыла башлыячак. Ә гает намазы сәгать иртәнге дүрт тулып 15 минутка билгеләнгән. Сәгать иртәнге бишенче яртыдан -корбан чала башларга мөмкин.
Татарстан җирлекләре өчен, Корбан гаете уңаеннан вәгазь-намазларны әлеге вакыттан да иртәрәк үткәрергә ярамый диелә. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбан итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү сорала: мәчетләргә бары битлек , перчаткалар, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Корбан чалу урыннары өстәмә рәвештә әле хәбәр ителәчәк.
Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:31-нче июльдә, 1 һәм 2 августта.