Патриотизм дәресләре, Россия гимны һәм әләм күтәрү. Республика укытучылары традицион август конференциясенә җыелды. Мәктәп программасында маштаблы үзгәрешләр турында фикер алыштылар. Алар арасында — Татарстанның дәүләт теле дә бар иде. Тулырак алдагы язмада.
Биология дәресендәге тикшеренү нәтиҗәләре белән хәзер онлайн рәвештә алмашырга һәм аларны электрон архивта сакларга була. Яшел Үзән укучыларының әлегәчә мондый мөмкинлеләре юк иде.
Бу күппрофильле лицейда компьютерлар укытучылар өстәлләрендә яки махсус информатика классларында гына түгел. Мәсәлән, менә бу башлангыч сыйныфлар блогыннан урта һәм өлкән сыйныфлар блогына керү юлы. Мондагы компьютерларда балалар дәресләрдән соң өй эшен эшләргә яки кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин.
1200 укучыга исәпләнгән Ломоносов исемендәге лицей Яшел Үзәннең 90 еллык юбилеена зур бүләк булды. Татарстанның мәгариф инфраструктурасын яхшыртуга 4 елда 40 млрд сум акча юнәлтелгән. 2022 — нче елда республикада цифрлаштыру елы, мәктәпләргә 12 мең компьютер тапшырылды — һәм тагын шуның кадәр алыныр дип көтелә. «Электрон белем бирүнең» яңа версиясе укытучыларны кәгазь эшеннән арындыра, тиз арада хисап тотарга мөмкинлек бирә. Укучылар өчен кушымталарда да кызыклы мөмкинлекләр бар.
Уңышлар гына түгел, проблемалар турында да фикер алыштылар. Шуларның берсе — яшүсмерләр җинаятьчелегенең үсеше. Криминал һәм деструктив агымнар омтылышлары яшьләрне үз рәтләренә җәлеп итәргә тырышулары.
Шуңа күрә үсеп килүче буынны лаеклы мисалларда тәрбияләү мөһим. Россиядә яңалыкларның берсе булып, үз илеңнең әләмен күтәрү һәм мәктәпләрдә дәүләт гимннарына кушылып җырлау, «Мөһим темалар турында сөйләшү» дәресләре.
Максат — укучыларны һәрьяклап үсеш алган шәхесләр итеп кенә түгел, үз иленең патриотлары буларак та тәрбияләү.
Инна Данилова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.