Татарстанның 8 районында “Безнең ишегалды” программасы буенча юлларны төзеләндерү эшләре тәмамланды.
Программа республика Президенты инициативасы белән барлыкка килде, быел 38 районда эшләр дәвам итә. Меңнән артык йорт яны территориясен тәртипкә китерәләр. Балалар мәйданчыклары, асфальт алмаштырыла, парковка зоналары, ял итү урыннары булдырыла. Һәр ишегалдын төзекләндергәндә, җирле халык фикере исәпкә алына. Аксубай, Актаныш, Чүпрәле һәм тагын 5 районда яшәүчеләр эш нәтиҗәләрен бәяли ала, тагын 30да алар төзекләндерү эшләре 85 процентка үтәлгән.