Махсус хәрби операция үткәрү зонасында хәзер Татарстаннан — «Алга» һәм «Тимер» батальоннары урнашкан. «Ураган» реактив системасы хәрбиләре арасында да республикабыз вәкилләре бар.
«Ураган» реактив системасы үз исемен тулысынча аклый. Югары технологияләргә корылган система көчле корал булып санала.Ул көчле, нәтиҗәле, маневрлы һәм каршы торучы гаскәрләгә зур зыян китерә.
Россия Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы хәрби техникасы әнә шулай эшли. Старт позицияләренә килеп җитүдән башлап, ату башлануга кадәр нибары ике минут вакыт уза. Ике йөз егерме миллиметрлы реактив снарядлар төгәл оча. Система пилотсыз идарә ителә, күзәтә, төзәтмәләр кертә.
Үзәк хәрби округ хәрби хезмәткәрләре арасында сугыш хәрәкәтләре зонасында Татарстан вәкилләре дә күп. «Тимер» һәм «Алга» батальоннары урнашкан. Алар-ирекле контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр һәм офицерлар. Алар якташларны милләтчелеккә каршы бер сафта көрәшергә өнди.
Аларны якыннары, дуслары, Республика хуплый. Шул исәптән матди яктан да. Татарстан Президентының бер тапкыр бирелә торган түләүне 260 мең сумнан 360 мең сумга кадәр арттыру турындагы Указы үз көченә керде. Татарстанның барлык контракт белән хезмәт итүчеләре кирәкле җайланмалар белән тәэмин ителгән.
Инна Данилова, Татарстан яңалыклары.