Игелекле гамәлләр кылучы “Наз” хәйрия оешмасы да Биектау районында корбан ашы уздырды. Саваплы чарадан Мөршидә Җиһан видеоязмасы.
Корбан бәйрәме көннәрендә Корбан чалына, Корбан итләре өләшенә. Наз хәйрия фонды Корбан ашы оештырган. Әлеге мәҗлескә сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче әниләр чакырылган.
Эшләр өчен кул биргән, Сайлар өчен юл биргән. Килгән кадәр кулыңнан Яхшылыклар кыл дигән дип башлады вәгазен Исламия абыстай. Вәгаздә Корбан ашының фазыйләтләтрен аңлатты.
Әнә шулай җәмәгать белән бергә корбан мәҗлесендә әниләр аралаша, бер-берсе белән киңәш-табыш итә. Исламия абыстай аңлаткан якынаюның да асылы шул. Сүзен раслап кунакларга дини китаплар да өләште. Корбан бәйрәме булган айны еш кына корбан ае диләр.
Наз хәйрия фонды Биектау районың Социаль яклау бүлеге белән күптән хезмәттәшлек итә. Хәер, 30 елга якын хәйриячелек белән шөгыльләнгән Нурания Сәйфетдинова Татарстанның һәр районында диярлек үз кеше.
Кайчагында кешеләр гади генә игътибарга мохтаҗ. Әлеге корбан мәҗлесенә килүчеләр дә оештыруыларга биек рәхмәтле. Игелекле, үзара дустанә мөнәсәбәтле кешеләр белән аралашу яшәргә көч бирә.
Мөршидә Җиһан Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.