Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россиянең кызыл хаҗ иҗтимагый җәмгыяте рәисе Павел Савчук белән очрашты. Республика белән Россия ике арада хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Башкалабызда шулай ук кызыл хаҗ җәмгыятенең төбәк вәкиллеге офисы ачылды. Рөстәм Миңнеханов Павел Савчукны Россия оешманың 155 еллыгы белән котлады.