Милли мәгарифкә республика күләмендә игътибар зур — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Мәгариф

Милли мәгарифкә республика күләмендә игътибар зур

22.06.2022
Түбән Кама районында утызга якын милләт балалары белем ала

Соңгы вакытларда барыбызны да борчыган бер сорау — туган телебезне саклау, ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, телебезне үстерү, буыннардан-буыннарга тапшыру. Шушы билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проектларга ярдәм итү өчен грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла. Чираттагы грантлар Республикабызның мәктәп һәм балалар бакчаларына юнәлдерелде. Тулырак Фәннур Хәсәнов һәм Таһир Хәсәнов видеоязмасында.

Казан шәһәре Авиотөзелеш һәм Яңа Савин районнарында мәгариф өлкәсендә актив рәвештә федераль һәм республика программалары эшләп килә. Үткән 2021 ел -Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен , мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү гранты булдырылды һәм шушы грантларны отучы балалар бакчалары һәм мәктәпләре билгеләнде. Шул уңайдан Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме әлеге районнарның җиңүче мәктәпләре һәм балалар бакчаларында булып, аралашып кайтты.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 12 мәктәп, 230 татар классы тупланды, 20 балалар бакчасы эшләп килә. Милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт – бишектән башлана”,- ди халык. Шуңа да, балалар бакчаларында ике телне дә яхшы белгән балалар тәрбияләнергә тиеш.
Бүгенге көндә милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелә. Яшь буынга туган телне, әдәбиятны, тарихны, мәдәниятне өйрәтү — әһәмиятле юнәлешләрдән санала. Туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен арттыру өчен оештырылган төрледән –төрле конкурслар мөһим роль уйный.
Туган телдә белем һәм тәрбия алу өчен шартлар тудыру, сәләтле балаларны барлау һәм үстерү, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган телдә белем бирүче мәктәпләрнең эчтәлеген яңарту, милли мәгариф системасы белән идарә итүне камилләштерү, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән хезмәттәшлек урнаштыру- болар барысы да безнең алга куелган максатлар һәм бурычлар.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгәч үк, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф бүлеге тарафыннан һәр ай өчен аерым тематика тәкъдим ителде һәм ел дәвамында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бик күп матур чаралар үткәрелде- Халыкара Туган телләр көне, Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар, Шигърият көне. Габдулла Тукайның туган көне, Бөек Ватан сугышы елларында халыклар бердәмлеге, Рус теле көне-Пушкинның туган көне. Республика көне, Төрле халыкларның күренекле фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән очрашулар, Этнографик музейлар, милли киемнәр, ризыклар, традицияләр, Халыклар бердәмлеге көне.
Яшь талантларны ачыклау һәм үстерү максатыннан, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мәгариф идарәсе ел саен төрледән –төрле чаралар оештырыла- милләтара килешүне ныгытуга, рухи-әхлаки кыйммәтләрне үстерүгә нигезләнгән, патриотик, гражданлык тәрбиясе бирүгә корылган тәрбия эше аерым системага салынган – төрле исемнәр астындагы фестивал-конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр, түгәрәк өстәлләр, Шигырь укучылар, яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр бәйгеләре, фәнни-тикшеренү, фәнни-гамәли конференцияләр- зур исемлекнең кайберләре.
Грантлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән кертелде һәм тормышка ашырылды.
Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында безнең балалар бакчасы коллективы “Зур дуслыкка беренче адымнар”- дип аталган проект әзерләде. Әлеге проектның максаты да Татарстан җирлегендә яшәүче халыкларның милли телләрен, традицияләрен, гореф- гадәтләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү. Укытучылар, тәрбиячеләр, җитәкчелек бердәм булып шушы проектны тормышка ашыру өчен зур хезмәт күрсәттеләр. Елы буе армый- талмый эш алып бардылар. Идел буенда яшәүче халыкларның тормыш- көнкүрешен, фольклорын өйрәнделәр. Шушы тырышлыкның нәтиҗәсе булып әлеге проект җиңүчеләр рәтендә булды, грант оттык. Әлеге грант исәбенә балалар бакчабызның материаль- техник базасын яңарттык: мультимедия техникасын алдык, Идел буенда яшәүче халыкларның милли костюмнарын тектердек, милли курчаклар музеен оештырдык.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Ташламалы ипотека программасы буенча 2 триллион сум бүленгән

Ташламалы ипотека программасы буенча 2 триллион сум бүленгән

Лекторларның осталыгы нидә?

Бюджет урыннары артты

«Камаз-мастер» командасы ярышка әзерләнә

"Камаз-мастер" командасы ярышка әзерләнә

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+