Технопарклар булдыру һәм IT-белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләре турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков фикер алыштылар.
Очрашу Мәскәүдә узды. Әңгәмә Иннополис Университетын үстерү мәсьәләләре турында cөйләштеләр. Төбәкнең Россия фән министрлыгы белән быелгы хезмәттәшлеге буенча уртак профильле программаларны һәм башка юнәлешләрне үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр.