М12 һәм М7 магистральләрее урынында эш тәүлек әйләнәсенә график буенча бара.Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һавадан Мәскәү — Түбән Новгород – Казан – Екатеринбург магистрален, Идел аша салына торган зур күперне, М7 трассасын төзүнең барышын күзәтте.
Хәзер М12 трассаның сигезенче этабын төзиләр. Аның озынлыгы — 71 километр — ул тулысынча Татарстан территориясе буенча уза, төзелеш бәясе 168 миллиард сумнан артык. Ул 2024 елда төзелеп бетәр дип көтелә.
Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен читләтеп үтүче М7 трассасы Казан-Екатеринбург маршруты проекты буенча төзелә. Хәзер эшләр икенче этапта бара. Бу трасса Түбән Кама Гидро электр станциясе плотинасындагы транспорт хәрәкәтен киметергә ярдәм итә.