«Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе башланды. Экологик чара Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру. Бу хакта тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Бердәм көч күл күчерә дип искәрткән элгәрләребез. Әлбәттә монда күл күчерергә кирәкми , халык урман чистарта. Ауган агачлар киселеп әрдәнәгә өелә, Чүп –чар җыела. Татарстан урманнарының баш хуҗасы Равил Кузюров та халык арасында.
Зур -зур проблемаларны хәл итүгә «Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте басмалары журналистлары, шул исәптән Татарстан дәүләт телевидениесе хәбәрчеләре дә кечкенә булса да өлеш кертте.
Журналистларга Җырлый-җырлый эшләргә мөмкинлек биргән акциянең язгы этабы 18 апрельдә старт алды һәм 18 июньгә кадәр дәвам итә. Бу көнне Боровое Матюшино янындагы урманның әйләнә-тирәсе коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистартылды. Ә гомумән ел саен 400 кубометр ягъни 40 йөк машинасы тирәсе чүп-чар чыгарыла. Экологик чара Татарстанның барлык муниципаль районнарында уза.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.