Казан бу көннәрдә 100 мең туристны җәлеп итү урынына әйләнде. Экспертлар бәяләвенчә, май ялларында башкалабызга нәкъ менә шуның кадәр кеше килә ала. Казан-илнең иң популяр биш шәһәрләренең берсе. Бездә туристларга нәрсә тәкъдим итәләр? Бу хакта киләсе сюжетта.
Җитез куллар ярдәмендә коймак төерсез пешә. Кыстыйбай камыры юка, ул шулай тәмлерәк була. Туристларга халкыбызның милли ашларын әзерләү буенча осталык дәресен үткәрәләр. Ә тәмле ашамлыклар пешерү серләренә төшенергә теләүчеләр байтак. Шунда ук кайнар ризыкны авыз итеп карыйлар.
Мин камыр ризыкларын пешерүгә оста түгел. Татарстанда аларга башкача мөнәсәбәт, сере нәрсәдәдер. Судамы, йомыркадамы, әллә кунакчыллыктамы икән хикмәт?
Турист йөрәгенә юл тарих аша да ачыла. Ачык һавадагы бу музейда – узган гасырның татар авыллары көнкүреше чагыла. Биредә кырыгынчы еллар тегермәне, бер кадаксыз төзелгән мәчет һәм ишегалды бар. Туристларны кунакчыл каршылыйлар.
Синхрон: Миннедамир Камалетдинов «Татар авылы» этнография комплексы директоры
Менә бу каратүш тә туристларны каршы ала, алар белән йөри. Ул татар телен дә, рус телен дә аңлый, туристлар белән сөйләшә.
досье
Сәяхәтне Зөя утравында дәвам итәргә мөмкин. Бу-Явыз Иванның саклану ныгытмасы. Ә Татарстан башкаласыннан ике йөз чакрым ераклыкта-борынгы Болгар шәһәре. Бу-Россиядә ислам динен кабул итү урыны. Христиан, ислам тарихы, рус һәм татар гореф-гадәтләре кебек үк, үзара бәйләнештә.
Казан- Россиядә иң популяр биш шәһәре арасына керде.Май бәйрәмнәрендә республикага 100 меңнән артык турист килерг мөмкин.
Хәзер республика кунакханәләре тулысынча диярлек тулган.
Майның беренче өч көнендә Зөя шәһәр утравына гына да 20 меңнән артык кеше килгән. Туристлар бөтен Россиядән килә.
Казан Мәскәү яки Петербургны хәтерләтә. Бик матур архитектурасы, кунакчыллыгы, төрле кафе, рестораннар бар, арзан бәядән тәмле ризыклар тәкъдим итәләр. Туристлар барысыннан да канәгать булуларын әйтәләр.
Үзенчәлекле заявкалар да бар. Биек урыннарда яки, киресенчә, җир асты урамнары буйлап экскурсия үткәрүне дә сорыйлар. Ә төп туристик сезон алда әле. Быел Татарстанга 5 миллионнан артык турист килер дип көтелә.
Фирүзә Насыйрова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.