Бүген Идел буе Физкультура һәм спорт университетында “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә” игән II төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең сайлап алу этабы тәмамлана.
Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә үткәрелә. Фестивальдә республика югары уку йортларының йөзләгән студенты катнаша. Алар жюри хөкеменә Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдыручы иҗади номерлар әзерләде. Иҗади бәйге вокал, хореография, инструменталь музыка, нәфис сүз номинацияләрендә уза. Быел фестивальдә Татарстанның 18 университеты һәм Институты вәкилләре катнаша. Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында финал һәм җиңүчеләрнең гала-концерты март ахырына планлаштырылган.