Якынлашып килүче күркәм бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Үз эшендә аеруча фидакарьлек күрсәтүчеләргә Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгы медальләре һәм республика Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең директор урынбасары Диана Василова да бар.