Без Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга булышу проектын дәвам итәбез. Зәй шәһәрендә яшәүче игезәк үсмерләр – Вова белән Толя Кузьминнар да безнең ярдәмгә мохтаҗ, аларда церебраль паралич авыруы. Ике урынлы коляска сатып алу өчен гаиләнең акчасы юк. Без аларга бергәләп ярдәм итә алабыз.
Зәй шәһәре
Уку көн саен расписаниегә кергән. Вова белән Толяның өйдә китаплар коллекциясе зур. Тик яраткан китапаларын уку алдыннан төп сынауны үтәргә – стеллажларга барып җитәргә кирәк. Малайларның икесе дәз йөри алмый, үрмәлиләр генә.
Әниләренә дә җиңел түгел. Кузьминнар гаиләсендә өч бала. Барысында да церебраль паралич авыруы. Көн саен массаж ясарга, физик күнегүләр үткәрергә йөрү кирәк.
әниләре Ольга Кузьмина:
Малайлар бер-берсе белән аралаша, алар бик тату. Нинди дә булса сәбәп белән өйдә берәрсе булмаса, сорашалар. Ялгызларын гына фатирда калдырып булмый, гел күз-колак булырга кирәк. Әтиләре эшләми.
Малайлар хастаханәгә махсус коляскаларда гына барып җитә ала. Алардан башка урамда йөрү мөмкин түгел. Яшүсмерләргә ике урынлы яңа коляска кирәк – инде уналты яшьләрен тутырганнар.
Зәй район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Гүзәл Хәмидуллина:
Үсмерләр йөрми. Ярдәмнән башка утырып та тора алмыйлар. Проблема шунда, аларның икесе-игезәкләр, һәр балага аерым коляска бирелә. Ә әти-әниләре алар белән тернәкләндерү үзәгенә бару яки урамда йөрергә чыгу өчен, ике урынлы коляска кирәк. Мондый колясканы бирү кагыйдәләр белән, законда каралмаган.
Ике урынлык коляска 714 мең сумга якын тора. Кузьминнарның гаиләсендә бу кадәр акча юк. Гваиләгә без бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына «Дети» сүзен язып, смс җибәрергә кирәк. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
…Екатерина Жукова, Татарстан яңалыклары, Зәй.