Казанда быел волейбол буенча дөнья чемпионаты узарга тиеш. Уеннарны карау өчен 2 меңнән артык билет сатылган. Төп җанатарла –Россия төбәкләреннән, Польша һәм Казахстаннан.
Билетларның илле проценты гына сатылыр дип көтелә, бу ковид чикләүләренә бәйле. Уеннарга әзерлек турында Хөкүмәт йортында фикер алыштылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика оештыру комитетының икенче утырышын уздырды. Ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты 26 августта башлана. Ярышлар 10 шәһәрдә, шул исәптән Казанда-2-нче сентябрьдән 4-нче сентябрьгә кадәр үтә.