Бүген 30 нчы мартта балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Мәктәп парталары артына Казанның 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак.
Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризалар традицион рәвештә ике этапта кабул ителә. Беренчесе бүген 30 нчы мартта башлана һәм 30 нчы июньгә кадәр дәвам итә. Бу вакыт аралыгында мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле һәм беренче чираттагы хокуклы балаларны кабул итү өчен гариза бирергә мөмкин.
Балалары мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән ата-аналардан гаризалар кабул итү икенче этапта үткәрелә. Ул 6 нчы июльдә башлана һәм мәгариф оешмаларында буш урыннар тулганчы дәвам итәчәк, әмма гаризалар 5 нче сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.
Гаризаларны Татарстан һәм Россия дәүләт хезмәтләре порталлары аша, «Россия Почтасы» , мәктәпкә шәхси барып барып бирергә була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел мәктәпләрнең электрон почталарына җибәрелгән гаризалар кабул ителмәячәк. Казан шәһәренең һәр районында беренче сыйныфка керү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли. Аларны сез экраннарда күрә аласыз.