Быел ул күренекле якташыбызның 150 еллыгына багышлана.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә фестиваль 28 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Афишада 10 спектакль һәм 2 гала-концерт. Опера программасыннан тыш, фестиваль эгидасы астында «Шаляпинныңтууына 150 ел тулуга» чараларының махсус циклы да узачак. Биредә камера оркестры һәм белем бирү программалары каралган.