Чыгарылышыбызны һава торышыннан башлыйбыз. Озын яллардан соң, бу атнада Республикада бераз җылыта дип фаразлый синоатиклар. Көндез һава температурасы 16 градус салкын, бераз кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, магнит кыры тыныч. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана. Игътибарлы һәм сак булыгыз. Шулай ук беренче гыйнвардан башкалабыз Казанда көн озынлыгы 13 минутка артты. Димәк көн саен бераз иртәрәк якты төшә, һәм бераз соңрак караңгылана.