30 август бәйрәм көне буларак 1991 елдан билгеләп үтелә. Ә бер елдан соң рәсми рәвештә Татарстан Республикасы атамасы барлыкка килде. Тарихи вакыйга республикабыз башкаласы Казанның туган көнен бәйрәм итүгә дә сәбәпче булды. Икеләтә бәйрәм тарихы ничек башланды? Аны республикабызның күренекле шәхесләре ничек шәрехли? Киләсе язмабыз шул хакта.
1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турында декларация кабул ителә, Татарстанның дәүләтчелеген торгызуда беренче адымнар ясала. «Суверенитет көне» дигән исеме тарихта гына калса да, бәйрәм үзенең әһәмиятен югалтмый, ул бик күпләр өчен бүген дә кадерле.
Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклау элеккечә үк өстенлекле юнәлеш.
Республика көне – Татарстанның төп дәүләт бәйрәме. Ул безнең күпмилләтле туган җиребездә яшәгән халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген чагылдыра. Без республикабызның бай тарихы, икътисади куәте, үзенчәлекле мәдәниәте һәм тырыш халкы белән лаеклы горурлана алабыз.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов Татарстан яңалыклары.