30 апрельгә кадәр Татарстан Милли китапханәсе биналарында укучыларга хезмәт күрсәтү туктатып торыла. Китапханә онлайн режимда эшли. Бу турыда китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге чара Россия Президентының 2 апрельдә имзалаган «Яңа коронавирус авыруы таралу белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү чаралары турында» Указын үтәү максатында башкарыла. Читтән торып электрон каталог, белешмә-мәгьлүмат чыганаклары, “Китапханәчедән сора” белешмә хезмәте, электрон китапханә һәм виртуаль күргәзмәдән файдаланырга мөмкин.