Рәшит Вагапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды матбугат өчен ”Биләр Палас” кунакханәсе конференция залында Вагапов фондының узачак Яңа концерт сезонына багышланган матбугат конференциясе уздырды. Конференциядә безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты. Тулырак киләсе видеоязмада.
Әлеге конференция берничә зур бүлекне берләштерде. “3 нче Яңа татар җыры” бәйгесе, Халыкара “Шәрык базары” төрки эстрада фестивале, “Халык җәүһәрләре” гастрольләре, “ВаҺаповФест” яшь башкаручылар бәйгесе хакында сүз барды.
Чарада, шулай ук, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Тәслимә Низами, Динә Латыйпова, җырчы Рисәнә Мостафина һәм Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттәхов катнашты һәм кичәне алып барды. Оештыру мәсьәләләре, проблемалары, һәр тамашаның тарихы, үткәрелу вакыты, катнашучылар, кунаклар турында аңлатмалар бирелде.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.