Бу атна дәвамында республикада 36 градуска кадәр кыздарачак.
Бүген 3 нче июлдә көндезге сәгатьләрдә 34 градус җылы. Бу эссе һава торышы атна ахырына кадәр саклана, җомга һәм ял көннәрендә урыны белән яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Шулай ук 8 нче июльгә кадәр, республикада шторм кисәтүе игълан ителде, ул урманнарда янгын куркынычы зур булуы белән бәйле. Республика халкын урманнарга барудан тыелырга чакыралар.