Бүген 29нче июльдә аязучан болытлы һава, җил төньяк – көнчыгыштан, уртача тизлектә. Көндез 19 — 23 градус җылы булыр дип көтелә. Урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Халык сынамышларына күз салсак, 29нчы июльдә яңгыр яуса, алдагы өч көндә дә яңгыр явар диелә. Белгечләр фикеренчә, җылы һава торышы август аенда гына көтелә.