Ковид белән бәйле чикләүләр үтәлеше еш кына рейдка чыгып тикшерелә. Шушы көннәрдә Казан транспортында битлексез йөргән пассажирлар ачыкланды . Әлбәттә андый вакыт тавыш-тынсыз гына булмый. Тикшерүчеләр белән рейдта безнең хәбәрчебез дә катнашты.
Битлекләрне тикшерү рейдын Кояшлы трамвай тукталышыннан башладылар. Кичке як – пассажирлар күпләп йөри торган вакыт. Битлек кимәгән яки битлек киеп йөрүдән баш тартучыларны, ткуталышта ук төшереп калдыралар. Шунсыз трамвай кугзалып китми.
Беренче трамвайда ук битлексез кешеләр шактый булып чыкты. Кайберәүләр кисәтү ясагач та, битлек кияргә ашыкмады.
Кагыйдәне бозучыга төшеп калырга туры килде. Рейдлар вакытында бу сирәк күренеш түгел. Битлекләр булуны гына түгел, пассажирларның аларны ничек йөртүләрен дә тикшерәләр.
Октябрь аенда троллейбус, трамвай һәм метрода битлексез сигез меңгә якын кеше теркәлгән.
Тикшерүчеләрне теләсә кайсы транспортта очратырга мөмкин. Җәмәгать транспортында рейдлар көчәйтелгән режимда үткәрелә.
Валентина Васильева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.