Төймә дә бүләк , дөя дә бүләк. Татарстан укытучылары Камал театрында “Бию пәрие” спектаклен карады. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан алар әнә шундый гадәти булмаган бүләккә лаек булды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
ГЕО Казан
Соңгы арада озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә , гомумән укытучыларга игътибар сизелерлек артты. Дәвамлы булсын иде ди спектакль карарга килгән мөгаллимәләр.
Милли мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире
Камал театрының игелекле акциясе атна буе дәвам итә. Укытучылар яңа интерактив музей белән дә танышты.
Камал театрына чакырылучылар арасында яшь укытучылар да, гомер буе һөнәренә тугры калган тәҗрибәле мөгаллимәләр дә бар иде.
Спектакль башланыр алдыннан укытучыларны театр җитәкчесе Илфир Якупов белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадуллин котлады.
Гадәти булмаган бүләк, быел, 560 укытучыга исәпләнгән. Камал театры җитәкчелеге киләчәктә дә шушындый хәйрия чараларын дәвам итәргә җыена. Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары