Торак йортларда һәм фатирларда янгын хәбәрчеләре урнаштыру – ут-күздән саклануның ышанычлы бер юлы. Әлеге җайланма, төтен чыгуга, көчле сигнал биреп куркыныч турында кисәтә. Аның тавышы, игътибарны җәлеп итү генә түгел, тирән йокыда булган кешеләрне уятырга да сәләтле.
Быел Казанда барлыгы 18 меңгә якын фатирда янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Ел ахырына кадәр тагын ике меңнән артык прибор куелырга тиеш. Ә менә мәктәпләр тулысынча җиһазландырылган, әмма уку елы башында барысына да эвакуация буенча күнегүләр үткәрергә кирәк.