Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының күренекле актеры, Татарстанның халык артисты Хәлим Бәдри улы Җәләлов вафат. Ул берничә дистә еллык иҗади эшчәнлегендә байтак кабатланмас үзенчәлекле образлар иҗат итте, алар тетарның алтын фондында урыннарын алды.
Хәлим Җәләлов гомеренең соңгы көненә кадәр иҗаттан аерылмады. Татарстан радиосының “Мин әтине өйрәтәм” исемле сериалын әзерләүдә катнашты. Әле язылмый калган чыгарылышлар да калды. Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме бүген, 6 июльдә сәгать унбердә Камал театры каршындагы мәйданда була. “Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр”, диелә республика җитәкчелеге имзалаган кайгынамәдә.
Хәлим Җәләловка багышланган тапшыруны иртәгә “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында карый аласыз