Төркиягә Казан, Түбән Кама һәм Россиянең 30 башка шәһәреннән очарга мөмкин
22 июньнән Россия һәм Төркия арасында 32 шәһәрдән, шул исәптән Казан һәм Түбән Камадан да, рейслар ачыла.
«РФ Хөкүмәте оперштабының карарлары нигезендә, 22 июньнән Россия һәм Төркия арасында очышларны 32 шәһәрдән үтәргә мөмкин булачак», — дип хәбәр итә ТАСС Росавиация матбугат хезмәте.
Тиешле халыкара килешүләр булган очракта Төркия шәһәрләренә «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларыннан да очышлар була.