Татарстан мәчетләрендә һәм чиркәүләрендә һәлак булучыларның рухларына, исән калганнарның сәламәтлеге хакына дога кылдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фаҗига урынында булдылар. Руханилар зыян күрүчеләрнең якыннарына ярдәм итү өчен хастаханәдә дә кизү торалар.
Республика ифтары алдыннан да догалар кылдылар, вәгазь сөйләделәр. Ифтарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.