Түбән Камада “Иң матур бизәлгән подъезд, йорт, ишегалды” бәйгесенә йомгак ясадылар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, Яңа елны каршылауга багышланган конкурста шәһәр халкы бик теләп катнаша. Быел кемнәр беренчелекне алды? Хәбәрчебез кызыксынды.
Предприятие, оешма җитәкчеләрен түгәрәк өстәл артына күңелле вакыйга җыя. Айдар Метшин шәһәр урамнарын Яңа ел бәйрәменә бизәүчеләрне тәбрикли. Алар тырышлыгы белән авыл җирлекләре, шәһәр парклары аллы –гөлле төсләргә күмелә.
Яңа ел кәфе бүләк итүдә гади шәһәрдәшләр дә катнаша. Түбән Камада “Иң матур бизәлгән подъезд, йорт, ишегалды” бәйгесе оештырыла. Төзүчеләр проспектындагы 30нчы йорт яшәүчеләре берьюлы ике конкурста катнаша. Түбәнкамалылар күршеләре белән җыелышып чыршы бизиләр. Подъезд эчендә дә бәйрәм кәефе хөкем сөрә.
Муниципаль бәйгедә җиңүчеләрне матур гадәт буенча хакимият йортында котладылар. Айдар Метшин алдынгыларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырды.