Бүген, 14 гыйнварда, быел икенче тапкыр көчле кар ява. Тәүлек эчендә 12 миллиметрга кадәр кар явуы көтелә.
Атмосфера фронтында көньяк циклон чыгу сәбәпле, һава температурасы сизелерлек күтәрелде. Быелгы гыйнвар карга бай булды. Казанда кар катламы биеклеге 1962 елдан бирле иң зурысы быел «Опорная» метеостанциясендә теркәлгән, ул 40 миллиметр. Ә Казан федераль университеты метеостанциясендә кар катламы тагын да биегрәк.
Юлларда сак булыгыз. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе автотранспортта ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.