Татарстанда Татарстан халыклары ассамблеясенең тагын биш вәкиллеге ачылды. Әлеге карар республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча Халыклар ассамблеясе Советының һәм ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышында кабул ителде. Утырыш Питрәч районында үтте. Питрәчлеләр кунакларны халык җырлары, биюләр, кайнар коймак белән каршы алды. Болары Питрәч җирендә яшәүче халыкларның милли киемнәре, һөнәр үрнәкләре, гореф-гадәтләре күргәзмәсенең бер өлеше.
Дмитрий Давыдов гөсләдә үзе уйнарга өйрәнгән. Ел ярым элек беренче тапкыр гөслә тавышын ишеткәч, аны бик яраткан.
Әлеге музыка уен кораллары таблак һәм тар дип атала. Үзбәкстанда аларда уйнау осталыгы буыннан-буынга күчә.
Рахмунали Баратов: “Татарстан, Казан шәһәре миңа бик ошый. Мин Казанда яшәдем. Ә аннары Питрәчкә күчендем. Питрәч районы миңа тыныч урында булуы белән ошады. Халык та яхшы.”
Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы белән Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең уртак күчмә утырышында да сүз тынычлык, татулык һәм дуслык турында барды.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Залда утыручылар да, дистанцион режимда да киләчәк эш программасын җентекләп тикшерделәр. Татарстан халыклары ассамблеясенең биш яңа вәкиллеге ачылды. Хәзер республикада егерме дүрт вәкиллек һәм ике филиал бар.
Инна Данилова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.