Казанга 25 яңа газ моторлы автобус кайтарылды. Барлык документлар рәсмиләштерелгән, автобуслар техник күзәтү узган. Әлеге техника кайсы маршрутларда йөриячәк? Хәбәрчебез ачыклады.
Яңа автобуслар беренче булып маршрутка пассажирларсыз гынва чыгарылган. Бер үк вакытта барлык системалар да сынала — машина йөртүче кабинасында заманча җайланмалар. Хәзер аның торышын акыллы интеллект күзәтә.
4 автотранспорт предприятиесенең сервис хезмәте күрсәтү буенча директор урынбасары Руслан Сөләйманов: «бу блокта видео камера бар, ул машина йөртүченең хәлен тикшереп терки. Әгәр машина йөртүче башка нәрсә белән мавыкса, система шунда ук сигнал бирә.»
Сигнал шофер йокымсырый башласа да, яңгырый. Татарстанда мондый система җәмәгать транспортында беренче тапкыр гына кулланыла. Газ-мотор ягулыгында эшләүче барлык яңа автобусларда да акыллы датчиклар урнаштырылган. Быел Казанның автобус предприятиеләре иллеләп машина белән тулыланды.
яңа автобуслар пассажирлар өчен күпкә уңайлырак. Кышын йөрү уңайлы булсын өчен, җылыту системасы урнаштырылган. Йомшак утыргычлар куелган. Иң мөһиме-куркынычсызлык. Салонда 7 видеокүзәтү камерасы куелган.
Газ моторлы автобуслар автоматик җилләтү датчиклары, яңа навигация системасы белән җиһазландырылган. Алар 45 һәм 36 шәһәр маршрутларын тулыландырган.
4 автотранспорт предприятиесе кондукторы Ангелина Солтанова: «Автобус инвалидлар, пенсионерлар өчен җиһазландырылган. Бик уңайлы, кешеләргә салонга үтеп керү бик җиңел.»
Яңа автобуслар «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» Федераль проекты һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләмпроекты буенча сатып алынган. Газ моторлы автобуслар -Казан автопаркын 52% — ка яңартырга тиеш. Газга югары ставка шуның белән аңлатыла: мондый машиналар зарарлы матдәләр бүлеп чыгармый диярлек, димәк, экологиягә зыян салмый.
Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.