Әйе, киләсе җомга, ягъни 31 июльдә Ислам дөньясы төп бәйрәмнәрнең берсе — Корбан гаетен билгеләп үтә.
Татарстан Диния Нәзарәте бәйрәм намазына барырга теләгән дин кардәшләребезгә иртәнге сәгать дүртенче яртыда мәчетләргә җыелырга тәкъдим итте, гает намазы 4 тулып 15 минут узгач башлана. Барлык мәхәлләләргә, санитар — эпидемиологик хәлне исәпкә алып, намазны ачык һавада укырга киңәш ителде. Һәркемнең битлек, перчаткалардан һәм үз намазлыгы белән килүе шарт. Җомга көнне, иртәнге сәгать тугызда “Татарстан яңа гасыр” каналы оештырган трансляцияне безнең каналдан да күреп булачак.