Республика парламентында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча җитди сөйләшү булды. Биредә Татарстан Президенты каршындагы комиссиянең беренче утырышы узды.
Утырышны Дәүләт Советы рәисе урынбасары, президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов алып барды. Ул конкрет гамәлләр аша телнең кулланыш даирәсен киңәйтүнең, туган телдә сөйләшү ихтыяҗын арттыруның, телнең үсеш шартларын тудыруның күздә тотылуын билгеләп узды. Комиссия беренче көннәрдән үк актив эшчәнлеген җәелдергән, фикерләр тыңлана, тәкъдимнәр кабул ителә. Утырышта төрле юнәлешләр буенча эшче төркемнәрнең җитәкчеләре билгеләнде. Бу төркемнәр мәгариф, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне яңарту, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният оешмалары эшен камилләштерү, урта һәм югары һөнәри белем бирү өлкәсе юнәлешләрендә, дәүләт органнары, хакимият белән эшчәнлек алып барачак. Иң мөһиме — татар теленең кулланыш дәрәҗәсе һәркайда, һәр даирәдә артырга тиеш.