Россия Президенты Владимир Путин ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. Татарстан Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында Россия Президенты исеменнән телеграмманы президент ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.
Татарстанда уңышлы сәнәгать, авыл хуҗалыгында, энергетика һәм төзелеш комплексларында, социаль өлкәдә масштаблы инициативалар тормышка ашырыла. Республика Россия дәүләтчелеген ныгытуга, икътисад, фән, мәдәният һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше белән горурлана, диелә котлауда.