Бүген – 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме. Республика халкын бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Анда шундый юллар бар:
“Беренче май бәйрәме озак еллар дәверендә табигатьнең яңаруы символына, хезмәткә тирән ихтирам билгесенә әйләнде. Ул – тынычлык, татулык һәм күпмилләтле халкыбызның бердәм максатка – имин һәм бәхетле тормышка ирешү өчен берләшүе бәйрәме. Ул аеруча рухи күтәренкелек бирә, яшәү һәм эшләү теләге уята.
Татарстан җире элек-электән хезмәт сөючән, талантлы һәм инициатив кешеләре белән дан тота. Республика үзенең төзелүеннән йөз ел дәвамында берничә буынның иҗади хезмәте белән икътисадый зур үсеш алган һәм куәтле сәнәгый, фәнни һәм мәдәни көчкә, нык демократия традицияләренә, заманча норматив хокукый нигезгә ия булган үз-үзен тәэмин итә алырлык төбәккә әйләнде. Без ирешелгән уңышларыбыз белән горурлана алабыз!
Шул ук вакытта без күп кенә үзгәрешләр һәм сынаулар чорында яшибез. Бүген безнең иңнәребезгә коронавирус пандемиясе аркасында финанс һәм көнкүреш проблемаларының, тормыш һәм гаилә мәшәкатьләренең тагын да зуррак йөге төште. Әмма Ватаныбыз тарихында моннан да авыррак чорлар булды. Һәм һәрвакыт татарстанлылар, үз көчләренә таянып, эшләү сәләтен һәм теләген күрсәтеп, бу авырлыкларны җиңеп чыгалар иде. Ышанам ки, хәзер дә шулай булыр. Ил һәм республика җитәкчелеге килеп чыккан авыр вәзгыятьтә кешеләргә ярдәм итү өчен бөтен көчен куя. Эшсезлекне туктатырга һәм эш белән тәэмин итүне саклап калырга, хезмәт хокукларын бозуга юл куймаска кирәк. Һичшиксез, барыбыз бергә, бу кризистан чыгып кына калмыйча, алга таба үсү, уйланылганнарны уңышлы гамәлгә ашыру өчен нигез булдыра алырбыз.