Республикада азык-төлек белән тәэмин итүнең торышы өчен борчылырга кирәкми. Татарстанда кибетләрдә дә, өлешләп тарату үзәкләрендә дә азык-төлек җитәрлек. Бу хакта азык-төлек белән тәэмин итү штабында белдерделәр. Штаб Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды. Теманың дәвамы киләсе репортажда.
Ит, он, ярма – болар сорау зур булган төп туклану продуктлары. Социаль челтәрләрдә ашамлыкларга кытлык булачак имеш дигән ялган хәбәрләр таралу сәбәпле, кайберәүләр азык-төлек запасын җыеп калырга тырыша.
«Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов: «Өлкәнрәк буын вәкилләренә тоз, шикәр дефициты вакытларын да кичерергә туры килде. Шуннан калган гадәт ул. Кайберәүләр кирәксә-кирәкмәсә дә азык-төлек җыеп калырга тырыша.»
Кайбер кибетләрдә бушап калган киштәләр азык-төлек җитмәвенә дәлил түгел әле. Бушаган киштәләрне шунда ук яңа запаслар белән тутыралар. Моның өчен күпмедер вакыт кына кирәк. Республикада азык-төлек белән вакытында тәэмин итүне Татарстан Президенты инициативасы буенча оештырылган оператив штаб күзәтеп тора.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков:» Көн саен, иртән һәм кичен, зур сәүдә челтәрләре Пятерочка, Метро вәкилләре белән хәлне тикшереп торабыз. Товар бар, аларны өлешләп тарату үзәкләреннән киштәләргә китереп җиткерү өчен билгеле бер вакыт кирәк. Азык-төлекне күпләп сатып алганда, аларны кибет киштәләренә дә куярга өлгерә алмыйлар.»
Мондый сатып алуларның тагын бер нәтиҗәсе булырга — бәяләр артырга мөмкин. Монополиягә каршы хезмәт бәяләр үсешен контрольдә тота. Бәяләрне киметергә әзер сатучылар да бар.
Татарстанда азык-төлек запасы бар. Кайбер товарлар запасы тагын ярты елга җитә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында социаль челтәрләрдә һәм мессенджерлар барлыкка килгән ялган хәбәрләргә ышанмаскака киңәш итәләр.
Булат Шакиев, Дамир Мөхәммәтханов.