Акциядә катнашучылар өчен парковкага керү бушлай була, моның өчен теркәлергә генә кирәк.
Акция иртәнге сәгать 10:00 нан көндезге сәгать 12:00 скадәр уза. Бу вакытта «ЭкоЛогично» проекты волонтерлары пластик, металл, техника, фольга, кәгазь һәм икенчел чималның башка төрләрен эшкәртүгә кабул итәчәк. Теләге булган һәркем алмашу базарында (фримаркетта) китаплар, кәнсә товарлары, савыт-саба, гөл савытлары һәм башка әйберләр белән уртаклаша алачак. Оештыручылар икенчел чимал кабул итү мобиль пунктының 2024 ел ахырына кадәр айның һәр соңгы якшәмбесендә эшләячәген искәртте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 30 нчы июньдә узган акциядә казанлылар 1530 кг икенчел чимал тапшырган. Икенчел чимал кабул итү мобиль пунктына 315 кеше килгән.