Мәктәп укучыларының гомумшәһәр чыгарылыш көне билгеле булды.
28 июньдә Казанның 200 белем бирү оешмасыннан 6 меңгә якын укучы бергә җыелачак. Бәйрәм Татнефть аренада уза.
Кичәнең кульминациясе булып чыгарылыш һәм укытучылардан торган хор булачак.
Ә икенче көнне Татарстан башкаласында Яшьләр көне билгеләп үтелә.
Төп чаралар УРАМ экстрим паркында уза, иртәнге 10 дан кичке 10 га кадәр кунакларны ярышлар, мастер-класслар, Россия эстрадасының яшь башкаручылары катнашында концерт көтә.