28 августтан 30 августка кадәр Казанда X милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы уза.
Быел ул Башир Рәмиев исемендәге IT-паркта оештырыла. Ел саен форумда төбәк, өлкә һәм район басмалары, телерадиокомпанияләр һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре катнаша. Чара кунакларын журналист осталыгы буенча семинарлар, экскурсияләр, илнең төрле төбәкләреннән эре басмалар катнашында пленар утырыш көтә. Элегрәк форум «Төбәк һәм миллимассакүләм мәгълүмат чаралары конгрессы» дип аталган. Беренче тапкыр ул 2005нче елда уздырыла һәм Россиянең 40 төбәгеннән, БДБ илләреннән 150 делегат җыя. Аның нәтиҗәсе Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыгу була — алга таба чыгарылган тәкъдимнәр массакүләм медиалар өлкәсен җайга сала торган законнарга үзгәрешләр керткәндә кулланылды. 2014 елда конгресс форумга үзгәртелде. Шул чордан ул «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыл