27 нче һәм 28 нче май көннәрендә Казан марафоны узачак. Спорт чарасын әзерләү һәм уздыру чорында шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Юлларның тулы участок адреслары белән, казан мэриясе сайтында танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны Татарстан башкаласында инде унынчы тапкыр узачак. Йөгерештә катнашу илнең 80 төбәгеннән спортчылар теркәлгән. Иң күп заявкалар Татарстан һәм күрше республикалардан, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләреннән, Пермь краеннан килгән. Марафон маршруты Казанның төп истәлекле урыннары аша уза.