Иртәгә 27 һәм 28 ноябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында чираттагы 3 нче премьера “Мио, минем Мио!” спектакле тәкдим ителә. Астрид Линдгренның ”Мио, минем Мио” әкияте буенча әлеге әсәрне, сәхнәгә Санкт-Петербургтан махсус чакырылган режиссер Екатерина Гороховская куйды. Ул — Россия киңлекләрендә танылган балалар спектакле режиссерларының берсе, театр һәм кино актрисасы.