Изге Рабигыль-әүвәл ае җитү белән, Республика мәчетләрендә Мәүлид кичәләре уза, аларда пәйгамбәргә мактау сүзләре әйтелә, аның тормышы турында вәгазьләр тыңлана. “Мәүлид” сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “туу” дигәнне аңлата, ә “Мәүлид ән-Нәби” – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең дөньяга килүе.
Бүген 26 нчы сентябрдә, Казанның тарихи Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң, Мәүлид бәйрәме үткәрелә. Тантанага Казан имамнары, мөфтият оешмалары җитәкчеләре, ислам уку йортлары шәкертләре җыелыр дип көтелә. Ә иртәгә, 27 нче сентябрьдә Мәүлид ән-Нәби шулай ук Болгарда уза.